Сәйтәктәге “Кыш бабай – TikTokта”
“Кыш бабай – TikTokта” дип аталган бу яңа форматтагы бәйрәмне оештыруда, үткәрүдә мәктәп укучыларының ярдәм зур булды, – дип хәбәр итте безгә Сәйтәк авылы клубы мөдире Ясминур Гыйзәтуллина.
Авыл халкы һәм кунаклар бәйрәм киче дәвамында яшь җырчылар Яна, Ксения һәм Гөлзарның матур-матур җырларын тыңлап, күңел ачканнар. Бер-берсен уздыра-уздыра, Кыш бабайның биремнәрен үтәгәннәр. Башкаларга карганда алдарак һәм тапкыр җавап бирүчеләргә Кыш бабай бүләкләрне мулдан өләшкән.

Күптәнге традиция буенча лотерея билеты да уйнатканнар. “Ә хәзер лотерея уены булачак”, – дип игълан итүгә тамашачы аптырап, бер-берсенә карашкан. Клуб мөдире Ясминурның бәйрәм башланганчы һәр урындык астына лотерея ябыштырып чыгуы – Сәйтәк халкы өчен бик күңелле сюрприз булган. Лотерея өчен призлар спонсоры – клуб мөдире үзе...

Нет комментариев