Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менделеевск керәшеннәре турында кызыклы фактлар

Менделеевск керәшеннәре – Удмуртия Республикасының Менделеевск районы һәм Грахов районы территориясендә яшәүче керәшеннәр (Порым, Тыловай авыллары һәм башкалар).

Менделеевск керәшеннәре Алабуга керәшен этнографик төркеменә керә. Алар,шулай ук, Бондюг исеме белән дә билгеле.

Туган якны өйрәнүче һәм журналист Дамир Васильев мәгълүматларына караганда, Менделеев керәшеннәре районның җиде авылында яши: Ашпай, Брюшли, Максим, Монай, Сәйтәк, Иске Гришкин, Тагай.

Юкка чыккан яңа Гришкин авылы Иске Гришкин һәм Монай авылларыннан күчеп килүчеләр тарафыннан 1807 елда барлыкка килүе билгеле. Максим авылына шулай ук XIX гасыр башында Иске Гришкин авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Хәзер анда дистәдән артык кеше яши.

Татар энциклопедиясе мәгълүматларына караганда, Монай, Сәйтәк һәм Тагай авыллары – 1680 елда, Иске Гришкин авылы 1710 елда билгеле булган.

Ашпайга марилар XVII гасырда нигез сала, XVIII гасырда анда керәшеннәр килеп урнаша. Удмуртия республикасының Грахов районындагы Порым авылына Иске Гришкин авылыннан күченүчеләр 1792 елда нигез сала. Аларның буыннары тарихи тамырлар турында хәтерли һәм, төрле мәдәни чараларны бергәләп уздырып, әлегә кадәр элемтәдә торалар.

Иске Гришкин авылының башка исеме дә бар – Бигәш. Туган якны өйрәнүче Иосиф Камашев фикеренчә, ул удмурт сүзенә барып тоташа.

Иске Гришкин авылында 1919 елда ук «Бигәш» халык җыр һәм бию ансамбле оештырыла. Ул бүгенге көнгә кадәр бар һәм күп кенә Россия һәм республика фестивальләре лауреаты булып тора.

Менделеевск керәшеннәренең  баш киеме Алабуга төркемендәге барлык керәшеннәрнеке кебек үк «Сурәкә».  Бу яклар  «түгәрәк яулык» бәйләми. Бизәнү әйберләре һәм киемнәре буенча көньяк удмуртларга якын.

Менделеевск керәшеннәре оҗмах урынына очтомак диләр, Кечкенә буйлы кеше турында алар тәбәнәк урынына тәбәшәк диләр. Нәнәй, әни дип әнигә, чүкәтә  – туп, малай – бала, кыз малай – кыз бала, кабак  – кибет дип атыйлар. Әмма хәзер сөйләмнең бу үзенчәлекләре югалган булуы да мөмкин, чөнки яшь буынның диалект үзенчәлекләре юкка чыга һәм руслашу тенденциясе бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев