Медицина хезмәткәрләренә түләү өчен
Хәбәрләр

Медицина хезмәткәрләренә түләү өчен

Ил хөкүмәте, табиблар һәм урта звено белгечләр өчен, Татарстанга 464 миллион сумнан күбрәк акча бирергә җыена

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы күрсәтмәгә кул куйган. Россия буенча алганда, табибларга һәм урта медицина белгечләренә хезмәт хакы түләү өчен, өстәмә рәвештә, 17,3 миллиард сум акча каралган .

Республикада бу акча мәҗбүри медицина иминиятенең җирле фондлары бюджетына күчереләчәк.

Михаил Мишустин искәрткәнчә, быел илдәге медицина учреждениеләренә 11 меңләп табибның һәм 13,5 меңнән артык урта звено медицина хезмәткәрләренең килүе көтелә икән.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев