Майга һәм җәйгә һава торышы нинди булачак?
Хәбәрләр

Майга һәм җәйгә һава торышы нинди булачак?

Астрономик яз 23 мартта ук килде, ә менә метеорологик яз йә иртәрәк, йә соңрак килә ала. Быел ул соңара кебек

Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка ясалган фаразларына караганда, апрель ае нормадан 1-1,5 градуска җылы булачак. Майда һәм июньдә һава температурасы нормада булыр дип көтелә. 

– Ә менә июль климатик нормадан түбәнрәк булачак. Август үз нормасында, сентябрь исә җылырак киләчәк. Тик шуны да онытмаска кирәк, озак вакытка ясалган фаразлар бары тик 66-70 процентка гына аклана, – диде Юрий Переведенцев "Шәһри Казан"га.

Фото: pixabay.com

 


Нет комментариев