Ял көннәрендә салкын атмосфера фронты Татарстанга яшенле яңгыр һәм көчле җил китерәчәк
Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.
Иртәгә, 30 апрельдә, республика антициклон йогынтысында булачак. Явым-төшем көтелми, алмашынучан болытлы һава торышы була. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы + 3, -2 градуска кадәр төшә, көндез +12, +17 градуска кадәр җылыта.
Шимбә, 1 май төнендә, төбәк территориясендә төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторы билгеләнә. Һава температурасы 5-10 градус җылы булачак, явым-төшем күзәтелми.
Әмма, синоптиклар билгеләп үткәнчә, иртән үк салкын атмосфера фронты Татарстанның көнбатыш районнарына үтеп керә һәм көндез бөтен республикага йогынты ясый. Яңгыр явуы ихтимал, яшен, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә, ул секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Якшәмбе, 2 май төнендә, салкын фронт йогынтысы сакланачак. Яшенле һәм көчле җилле яңгырлар була, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Фронтның көнчыгышка китүе һәм атмосфера басымы арту белән явым-төшемнәр тукталачак. Һава температурасы төнлә — 3-8 градус һәм көндез 10-15 градус булачак.
Дүшәмбе, 3 май көнне, явым-төшем көтелми, уртача җылы һава торышы күзәтелә. Төнлә +4, -1 градуска кадәр суыта, көндез 12-17 градуска кадәр җылы була.
Метеорологлар фаразына караганда, сишәмбе, 4 майда, Татарстанда янә яшенле яңгырлар булачак һәм көчле җил күзәтелә. Шул ук вакытта көндезге сәгатьләрдә 19-24 градуска кадәр җылы көтелә.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/29-04-2021/tatarstanda-yal-k-nn-rend-yashenle-ya-gyr-m-k-chle-il-k-tel-5821647
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев