Керәшен Сәрдәсе авылыннан Марина Дмитриева бакчасында гаять зур кабак үскән.
Кабакны ул ел саен бәрәңге бакчасына утырта. Су сипкән, органик ашлама керткән, өстәмә тукландырган. Бу юлы Марина Дмитриевнаны дүрт зур кабак уңышы белән сөендергән. Иң зурысы 55 килограмм авырлыкта, бу “Атлант” сортлы кабак.
– Кабакны кышка турап катырабыз. Алардан аш, ботка, пироглар пешерәбез, – ди хуҗабикә.
Чыганак: Питрәч информ
Нет комментариев