Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыштан махсус операция зонасына машина җибәргәннәр

Хәрби үтенече буенча Мамадыш районыннан махсус операция зонасына ВАЗ-2131 машинасы («Нива») җибәрелгән. Бу — армия ихтыяҗлары өчен район җибәргән җиденче техника. Машина 8 октябрьдә юлга чыккан.

Машинаны Рафа шартлы исемле хәрби сораган. 25 сентябрьдә ул ялга кайта һәм район җитәкчелеге белән очраша. Аның сүзләренә караганда, ул мондый аңлау һәм уңай җавапны болай тиз бирүләрен көтмәгән. Хәрби хезмәткәр матди яктан район ярдәменнән бик канәгать, солдат җыелмасы, җылы камуфляж костюмы өчен шат була. Боларның барысын хәрбиләргә район башлыгы Анатолий Иванов үзе тапшыра, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Анатолий Петрович машинаның ни өчен кирәклеге турында сөйләвемне игътибар белән тыңлады. Мин искесенең снаряд белән юк ителгәнен аңлаттым, һәм башлык машина сатып алу өчен акча табарга кушты», — дип сөйли Рафа.

Мамадыш районы хәрби хезмәткәре махсус медицина бригадасында хезмәт итә. Машина сугыш кырында һәлак булганнарны һәм яраланганнарны эвакуацияләү өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев