Фестиваль 16 майда кичке сәгать алтыда башлана
Мамадышта керәшеннәрнең йолаларына багышлап, районкүләм “Җаңгырасын безнең җырулар” фестивале уздырыла. Ул район мәдәният йорты тарафыннан оештырыла. Фестиваль 16 майда кичке сәгать алтыда башлана.
Мамадыш районында барлыгы 12 керәшен фольклор ансамбле бар. Алар бу фестивальдә кыз җәрәшү, Тройсын, Покрау, бәби ашы, йөзек салу кебек керәшеннәрнең борынгы йолаларын, түгәрәк уеннарын күрсәтәчәкләр. Шулай ук, фестивальдә 17 июль көнне Җөри авылында уздырылачак республикакүләм “Кряшен чибяре” конкурсында катнашу өчен Мамадыш районыннан кыз сайланачак. “Быел Питрауда “Кряшен чибяре” конкурсында катнашырга теләк белдергән берничә чибәр кызыбыз бар. Конкурста иң лаеклысын тәкъдим итү өчен сайлап-алу туры уздырачакбыз”, - дип хәбәр итте район мәдәният йорты методисты Роза Галкина.

Нет комментариев