Бу чара Мамадыш яшьләр үзәгендә үткән
Конкурсның авторы Сәрия Закирова билгеләп үткәнчә, әлеге чараның максаты – татар халкының милли гореф-гадәтләренә, милли җырларга һәм биюләренә, милли ашлар аша туган телгә һәм әдәбиятка хөрмәт тәрбияләү.
Милли баттлда Мамадыштан "Урагай" керәшен фольклор ансамбле һәм Зәйнең "Адымнар" татар фольклор ансамбле командалары очрашты. Катнашучыларга үзләренең осталыгын берничә иҗади ярышта күрсәтергә туры килде. Ярыш нәтиҗәләре буенча, ике команда да бер үк санда балл җыйдылар.
Нет комментариев