Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәлем патриотлары

Зәй районының Керәшен Мәлемендә авыл өчен янап яшәүчеләр бар. Бүгенге көндә монда чиркәү яңартыла, купель төзү эшләре алып барыла.

Керәшен Мәлеме авылында Изге Алла Анасының Бөркәнчеге (Покрау) чиркәвен яңарту эшләре бара. Чиркәү старостасы Николай Тихонов бу эшкә зур өлеш керткән кеше.

— Дүрт ел элек монда көчле җил булып, иске чиркәүнең куполын бәреп төшерде. Үзебез шәһәрдә яшәсәк тә, бу хәлгә йөрәк әрнеде. Туган җирем, әти-әнием нигезе монда. Әнием дә шушы авыл зиратына җирләнгән. Без куполны яңарттык, чиркәүнең тәрәзәләрен алмаштырдык, барысын да үз кулыбыз белән эшләдек, — диде Николай Николаевич.

Чиркәүне төзекләндерүдә Керәшен Мәлемендә туып-үскән Владимир Уразайкин да зур көч куя. Ул инде 17 яшендә авылдан чыгып киткән, Иске Зәйдә яши.

Аларның һәр эшләре бергәләп башкарыла.

Керәшен Мәлеме — табигать бүләге булган чишмәләргә бай авыл. Юкка чыккан «Сарбай чишмәсе»н табып, сазлык, таллык баскан урында бик матур ял итү урыны ясаганнар. «Авылдашлар табалмассың, йөрмә, дигәннәр иде. Чишмәнең тибеп чыгуын күргәч, утырып еладым», — ди ул.

Бүген биредә бик матур ял итү урыны булдырылган. Веранда корылган, зур өстәл куелган. Шашлык, пылау пешерер өчен пич тә бар. Чишмә суы ургылып ага. Владимир Васильевич тагын бер изге эш — Керәшен Мәлемендә купель төзү белән мәшгуль. Алар бу эшне Илнур Шәйхетдинов белән бергә башкаралар. Булачак купель янында «Будрин чишмәсе» ага.

«Бу чишмә ерак бабам фамилиясен йөртә. Чөнки ул бабамнарның бакча артында урнашкан, аны ул карап торган. Халык теленә дә «Будрин чишмәсе» дип кереп киткән», — ди Владимир Васильевич.

Әлеге чишмә буенда күл дә казытканнар. Күлдә балыклар йөзеп йөри. 150 килограмм вак карп балыгы җибәргәннәр.

«Керәшен Мәлемендә мәктәп юк. Укучы балалар саны бик аз, аларны автобус Югары Мәлем мәктәбенә йөртә. Авылда — ике урам, 27 хуҗалык, 65 кеше яши. Сарык асраучылар күп, сыерлар авылга 6-7 генә. Халык тырыш, үзара салым акчасына юллар ясалды. Атнага ике тапкыр автокибет килә», — диде авыл җирлеге башлыгы.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев