Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә кайсы очракларда ата-аналардан акча җыю мөмкин?

Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин аңлатты. Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә туры эфир барышында сөйләде.

Министр Татарстан бюджетыннан мәктәпләрне төзекләндерүгә, җиһазларны яңартуга акча бүленеп бирелүен әйтте. «Республика җитәкчелегенең мәгариф системасына күрсәткән игътибары зур. Әлбәттә, мәктәпләрдә һәр кабинетны ремонтлап бетерергә акча җитеп бетмәскә мөмкин. Муниципаль берәмлекләр инде моны белә», - диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, начаррак хәлдәге класслар бар икән, әти-әниләр үз теләкләре буенча аны яңартуны хәл итә ала.

«Бу хакта беркая язылмаган, бу сорауга ачыктан-ачык» юк» дип тә, «әйе» дип тә әйтеп булмый. Буяуны яңартасылары, пәрдәләрне, линолеумны алмаштырасылары килә икән, мәктәп каршы түгел. Ләкин мәҗбүр итеп, елатып, рәнҗетеп кешенең ахыргы тиенен алу кирәкми, «бирегез» дип әйтү катгый рәвештә тыела. Кеше күңел халәтеннән чыгып, үзе ярдәм итсә генә, чөнки ул бүлмәдә аның баласы утыра. Төгәл рецепты юк, бу катлаулы сорау», - дип белдерде министр.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев