Мәктәп укучылары өчен республикакүләм «Ыру агачы» конференциясе узачак
Хәбәрләр

Мәктәп укучылары өчен республикакүләм «Ыру агачы» конференциясе узачак

14 ноябрендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк мәктәп укучыларының туган як тарихын һәм керәшен мәдәниятен өйрәнү буенча II «Ыру агачы» (“Родовое древо”) конференциясе уздыра.

Конференция Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырыла.

Конференция ике төп юнәлешне колачлап, алардагы актуаль проблемалар буенча фикер алышуны планда тота:

– I секция. Туган як тарихы (авыллар һәм борынгы корылмалар тарихы, ыру агачлары (шәҗәрәләр), кушаматлар һәм тамгалар; топонимика);

– II секция. Традицион мәдәниятне өйрәнү (һөнәрчелекне, йолаларны, бәйрәмнәрне, фольклорны, керәшеннәрнең мәдәни үзенчәлекләрен һәм киемнәрен).

Конференциягә мәктәп яшендәге балалар чакырыла. Катнашу өчен гаризаны һәм тикшерү-эзләнү эшен 1 ноябрьгә кадәр оештыру комитетының электрон адресына (zgel21@mail.ru) җибәрергә кирәк. Белешмә өчен телефон: 8 (843) 293-16-28.  

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев