Майның икенче яртысына һава торышын фаразладылар
Майның киләсе декадасында Татарстанда температура нормадан 3 градуска түбәнрәк булыр дип көтелә.
Әмма көндез термометр баганалары +15..+20 градуска җитәчәк. КФУның метеорология һәм табигатьтән файдалану кафедрасы доценты Тимур Әуһәдиев язның өченче аеның икенче яртысына шундый фараз ясады.
Шул ук вакытта ул якындагы көннәрдә төнлә температура 0 градуска таба төшәргә мөмкин дип кисәтте.
Майның, гомумән алганда, синоптиклар фаразлаганнан күпкә салкынрак булуын билгеләп үтик. Татарстанда мондый салкын соңгы тапкыр 1999 елның маенда күзәтелгән. Шул ук вакытта Әүһәдиев гадәттә климат нормасының артып китүен күздә тотучы аномалияләр булуы, соңгы елларда салкын буенча рекордларның сирәгрәк күзәтелүе турында әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев