Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләкедән 87 яшьлек Андрей Петров атлар асрый

Ул гомере буе колхозда атлар караган

Сарман районының Ләке авылында яшәүче Андрей Петров атлар асрап гомер иткән, хәзер дә тормышын дүрт аяклы дусларыннан башка күз алдына китерми.

Кечкенәдән атлар белән мавыга Әндрүш дәдәй. Бабасына ияреп йөреп, аларны яратырга, ничек тәрбияләргә өйрәнә. Үзе җигеп, үзе тугарып карый. Шуннан беркайчан дә атлардан аерылмый. Гомере буе колхозда атлар караган. Сменалап эшләгән. Атналап көндез, төнлә дә Басар басуларында көтү көткән еллары хәтерендә уелып калган. Лаеклы ялга киткәч тә, эшеннән туктамаган. Бүгенге көндә дә абзарында колыны белән аты бар.

«Олы яшьтә атлар каравы авыр түгелме?» – дип кызыксынам Әндрүш дәдәйдән.

 – Юк, атлар асрау күңелемә рәхәтлек бирә. Җигәм дә атымны, басу-кырларны, урманнарны бер әйләнеп кайтам. Саф һавада йөрү, хуш-исле чәчәкләр исе йөрәккә дәрт өсти, канатланып китәм. Еш кына миннән: «Ник интегәсең? Кирәкме сиңа атлар олыгайган көнеңдә?» – дип сорыйлар. Аяк-куллар йөреп торганда, көч барда асрыйм әле, дим. Аллага шөкер, тормышлар зарланырлык түгел бит хәзер, – ди атларына куанучы 87 яшьлек атсөяр бабай.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев