"Лечо" - бик күпләр яратып ашаган салат
Кирәк булачак:
4 кг помидор;
5 кг татлы борыч;
1 стакан шикәр комы;
2 кашыгы тоз;
1 стакан сыек май;
2 аш кашыгы 9% уксус.
Эш барышы: Помидорны мясорубкадан чыгарабыз һәм утка куябыз. Кайнап чыккач тоз, шикәр комы,май өстибез, яхшылап болгатабыз. Аннары шуңа туралган борычны салабыз һәм 15-20 мин пешерәбез. Вакыт узгач уксус салабыз, тагын бер кабат астан оскә болгатабыз.
Лечоны стерильләштергән банкаларга тутырабыз һәм өстенә калын юрган ябып куябыз.
Бик тәмле килеп чыга!
Лиана Идрисова
Нет комментариев