Ленино авылыннан Леонтьевларның гаилә коруларына 45 ел тулган
Яңа Чишмә районының Ленино авылында яшәүче Галина һәм Василий Леонтьевлар үз гаиләләренең якут туен билгеләп үткәннәр.
Гаилә бәйрәмнәренең һәрберсенең аерым бер исеме бар. 45 ел иңгә-ил гаилә юлыннан үтүчеләрнең ул — якут (сапфир) туй. Мондый романтик исем белән атаулары очраклы гына түгел, чөнки бер генә асылташ та нәфислеге ягыннан зәңгәр төстәге якут белән чагыша алмый. Ә гаилә юлларыннан бер-береңә булган хисләрне, хөрмәт һәм яратуны саклап, 45 ел буе кулга-кул атлауны якут белән чагыштыру бик тә урынлы…
Ленино авылы егете Василий үзенә гомерлек пар булачак Галина белән очраклы рәвештә таныша. Чистай шәһәрендә автобуста эшкә барганда бу чибәр кыз белән егетнең күз карашлары очраша. Әмма Василий кызның адресын сорарга өлгерми. Галинаның кайда яшәгәнен белмәсә дә, милиционер егет кулинариядә эшләүче кызны тиз эзләп таба.
Галинаның балачагы
Галина — Колмакчы авылыннан (хәзерге Түбән Кама районы). Аның әти-әнисе, бер-бер артлы, бик иртә үлеп китәләр. Җиде балалары тормышта олы терәксез кала. Ике олы кызларына, сигез класс тәмамлауга ук, үз көннәрен үзләренә күрергә туры килә. Ә кечерәкләрен әбиләре Татьяна Зайцева үз тәрбиясенә ала. Соңрак аларны Чаллыда яшәүче олы туталары үз янына алып китә. Анда бу ятим балаларга өч бүлмәле квартир бирәләр. Төпчекләре Раиса әбисе янында яшәп кала. Урта мәктәпне тәмамлый. Тутасы Галина кебек үк, аның да язмышы Ленино авылы белән бәйләнә. Үз пары Марат Гайсин белән Ленинода яшиләр. Раиса парикмахер булып эшли.
Җырга гашыйк гаилә
Василий да күп балалы гаиләдә туып-үсә. Аның әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны була. Гаиләдәге сигез бала да, барлык яшьтәшләре кебек үк, кечкенәдән кул арасына керә. Василий, үзлегеннән, баянда уйнарга өйрәнә. Һәм бу һөнәре белән ул, 16 яшеннән клубта эшли башлаган олы тутасы Раисага бик нык ярдәм итә. Авылдагы бер генә концерт та бертуган Леонтьевлардан башка узмый. Әтиләре гармунда уйнаганда аңа кушылып җырлаучы әниләренең матур тавышы балаларга да күчкәндер. Чөнки бәйрәмнәрдә яңгыраган күмәк җырларда аларның тавышы аерылып тора. Үсмер чагыннан ук клубта эшләүче Раиса Митрюхина «Сүрәкә» фольклор ансамблен оештыра. Әле хәзер дә бу бертуганнар «Сүрәкә»дә җырлап йөриләр.
Парлы тормыш
Яшьли ятим калган Галина, кияүгә чыккач, иренең анасын үз әниседәй якын итә. Тыныч, акыллы Анна Тимофеевна да киленне үз балаларына тиң күреп каршы ала. Василийның биш кыз туганы да аны үз туганнарыдай күрәләр.
Галина гомере буе кулинариядә эшли: башта — ашханәдә, ә аннан соң — кафеда. Ул пешергән тортлар авызга кабуга эреп бетә. Заманында Казан сәүдә-икътисад техникумын тәмамлаган Галина Александровна — 6нчы разрядлы кондитер. Аш-су остасы буларак, аңа тырыш хезмәте өчен, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырыла.
Василий Константинович Алабуга һәм Казан милиция мәктәпләрендә белем ала. 25 елдан артык эчке эшләр министрлыгы системасында эшли — участок милиционеры да, ГАИ хезмәткәре дә була. Намуслы хезмәте өчен «СССР эчке эшләр министрлыгының милиция отличнигы» күкрәк билгесе һәм медальләр белән бүләкләнә.
Тормыш дәвамы — балалар
Василий белән Галинаның өч кызлары туа. Ире малай көтсә дә, язмыш барысын да үзенчә хәл итә. Аның каравы, оныклары — малайлар.
Олы оныклары Кирилл Губкин Россия дәүләт хокук университетының Казан филиалын тәмамлаган. Кирилл — әнисе Татьяна белән әтисе Андрейның һәм әби-бабаеның горурлыгы. Аның сеңелесе Ульяна 8нче класста укый.
Кызлары Анастасия белән кияүләре Анатолийның да балалары — малайлар, Никита — 10нчыда, Николай 5нче класста укый. Николай Завалишин «5»ле билгеләренә генә укый, мәктәп укучыларының математика буенча Татарстан күләмендәге олимпиадаларында алдынгы урыннарны ала.
Анна һәм Олегның уллары Герман — 6нчы, ә Оливияләре — 2нче класста. Оливия бию түгәрәгенә йөри, республика конкурсларында катнаша.
Василий белән Галинаның өч кызлары да югары белемле, тормышта үз урыннарын тапканнар. Кияүләре дә төшеп калганнардан түгел. Олег Николаевны халык Татарстан дәүләт советының VI чакырылыш депутаты буларак та белә. Олег Юрьевич — «ВолгоПром»ның генераль директоры. Татарстанның атказанган төзүчесе, икътисад фәннәре кандидаты. Анатолий Владимирович — төзелеш компаниясе директоры, ә Андрей Сергеевич — авыл хуҗалыгы тармагында үзмәшгуль.
Леонтьевлар үзләренең кызлары-кияүләре, оныклары уңышына шатланып яшиләр. Василий балыкка йөрергә, көзләрен гөмбә җыярга ярата, буш вакыты булганда кулына гармун ала. Спортның волейбол төрен, аеруча, ярата. Үзе белгәннәрен оныкларына да өйрәтә.
Татьяна ЯКОВЛЕВА.
Яңа Чишмә районының Ленино авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев