Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ленино авылыннан карендәшләребез Казанда җирле керәшен культурасын күрсәтте

12 апрельдә Яңа Чишмә районы “Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында катнашты.

Республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы төбәктә игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гадәтләр елында башланды. 31 марттан 24 ноябрьгә кадәр Казанның 13 төрле мәйданчыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнары милли мәдәниятләр һәм традицияләр белән бәйле үз программасын тәкъдим итә. «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында җиңгән район быел 3 млн сумлык сертификат ала. Ул акча мәдәни проектларны алга таба үстерүгә юнәлдереләчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министрының урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткән иде.

12 апрельдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Яңа Чишмә төбәге кунаклар һәм экспертлар өчен район территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасының бөтен матурлыгын һәм колоритын тапшыручы программа тәкъдим итте. Чарада Яңа Чишмә районының 150дән артык артисты, мастеры һәм мәдәният хезмәткәре катнашып, 400дән артык кунакка интерактив һәм концерт программасы тәкъдим ителде.
Кунакларга музыкаль инструментларда уйнау һәм биюләр, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре ясау буенча мастер-класслар, милли кухня ризыкларын дегустацияләү мөмкинлеге дә бар иде.


Фольклор, вокал, бию халык коллективлары зур концерт программасын тәкъдим иттеләр. Фольклор коллективлар арасында районның керәшеннәр күпләп яши торган бердәнбер авылы – Лениноның "Сүрәкә" ансамбле дә катнашты. Алар тамашачыга "Озын көй" җыруын һәм керәшен биюе бүләк иттеләр. 
Күптән түгел Сарман районының Ләке авылыннан карендәшләребез дә шушы исемдәге конкурста катнашкан иде. 
 

Фотолар Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев