Ленино авылы халкы махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә
Хәбәрләр

Ленино авылы халкы махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә

Яңа Чишмә районының Ленино авылында Изге Димитрий Солунский чиркәве прихожаннары чираттагы гуманитар ярдәм әзерләгәннәр.

Чиркәү настоятеле иерей Сергий җитәкчелегендә, прихожаннар кыр шартларында хәрбиләргә кирәкле әйберләр, шулай ук, дарулар һәм башкаларны җыйганнар. Аларны тартмаларга тутырып, нәрсәләр икәнен һәм кемнәргә тапшырылырга тиешлеген дә язып куйганнар.

Бу ярдәм Ватан кушкан бурычны үтәүче ир-егетләргә ныклык, көч биреп, туган якта аларны сагынып көтүчеләр барлыгын искә төшереп торыр.


Нет комментариев