Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Кибякова: “Милли киемнәрне бик кадерләү канга сеңгән безгә тумыштан”

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кибякованың «Керәшенчә марафон» кысаларында “Милли кием” темасына сөйләгәннәре.

 – Керәшен фольклор коллективы оештыра башлагач иң беренче проблема булып милли киемнәр табу булды. Әнием белән икәүләп авылны йөреп чыктык. Кемдер керәшен күлмәге, кемдер алъяпкыч, кемдер муенҗакасын, ә Роза Сергеевна Елесеева 2 чулпы бирде. Сөенүмне күрсәгез... Шушы элеккеге иске киемнәрне киеп фестивальдә катнаштык. Анда баргач күзем акайды барысында да диярлек яңа теккән киемнәр. Бездәге кебек муенҗака белән чулпылар берсендә дә юк. Борынымны сузып кайттым инде, бездә генә иске киемнәр икән бит.

Шуннан эзләнә торгач Нижнекамскийдан Тамара Алексеевна үзләренең ансамбеленең иске күлмәкләрен бирде. Яшел төсле яңа фасон күлмәкләр. Аларга төс итем әни белән кара чалбарлар сүтеп камзуллар тектек.

Шуннан соң лесхоз директоры Камиль Газизов яңа фасондагы шакмаклы материалдан керәшен күлмәкләре тектереп бирде. Менә ул кая бәхет.... Кая барсак та күлмәкләр бар. Бик күп фестивальләрдә катнашып йөри торгач кына аңладым, ә бит иң кыйммәтле күлмәк хәзерге яңа теккән түгел икән, ә әбиләребездән калган иске күлмәкләр икән! Хәзер без аларны горурланып киябез. Сабантуйларда да бит милли кием кигән кешегә күберәк борылып карыйлар, ә кыйммәтле кибет күлмәге кигән кешегә түгел.

Милли киемнәрне бик кадерләү,

Канга сеңгән безгә тумыштан;

Кулмәк,алъяпкычлар-киндер булса,

Муенҗака,беләзек көмештән.

 

Бик яратып киям бәйрәмнәрдә

Искә алып ерак әбине.

Керәшенчә итеп тәрбиялим

Бишектәге онык-бәбине.

 

Кемнәр генә теләми икэн соң,

Милли киемнәрне кияргә?

Милләтебез йөзен,рухын саклап

Керәшен егетләрен сөяргә?

 

Мин дә сөйдем,керәшен егетен,

Бер күрүдә аны яраттым.

Шакмак кулмәк,пута,эшләпәсе

Кызыктырып үзенә каратты.

 

Милли бәйрәмнәрдә олыларча-

Этник киндер күлмәк киябез,

Сәхнә өчен-яңаларын тектек,

Атлас киемнәргэ ия без.

 

Керәшен туганнар!Йолаларны

Тапшырыйк буын-буынга.

Аралашыйк,хәлләрне белешик,

Яшик риза булып бугенгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев