Талантлы карендәшебез «Казан сөлгесе» («Казанское полотенце») VI Халыкара халык җыр һәм бию сәнгате фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясады
Җырчы Лариса Басырова «Казан сөлгесе» («Казанское полотенце») VI Халыкара халык җыр һәм бию сәнгате фестиваль-конкурсының гран-при иясе булды. Фестиваль-конкурс ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе булышлыгы белән үткәрелә. Проект халык җыр һәм бию сәнгатен саклау һәм үстерү, талантларны табарга һәм аларга ярдәм итү, Россия, якын һәм ерак чит ил халыкларын рухи һәм әхлакый яктан торгызу максатыннан оештырыла.
Лариса конкурста нәселдән җырланып килгән "Бабам көе"н башкарган. "Мин беренче тапкыр шундый зур масштаблы конкурста катнаштым һәм ул минем иҗатымның үсешендә зур этәргеч булды. Оештыручыларга һәм рухи яктан ярдәме өчен Эльмира Кашаповага рәхмәтлемен"-, дип язган Лариса үзенең социаль челтәрләрендә.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/larisa-basyirova-tatar-moyi-laureatyi
Комментарии
Без имени
0
0
Молодец! Лариса! Алга табада сина зур унышлар!