Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызыклы мавыгудан зур хоббига әверелгән шөгыль

Мөслимнән Альберт Иванов фотоаппаратлар коллекцияли.

Альберт Ивановның фото белән мавыгуы мәктәп елларыннан башлана. 1963 елда Мәскәүдә чыгучы «Юный» техник журналында, читтән торып фотога төшерергә өйрәтә торган студия ачыла. 10нчы класста укучы Альбер дусты белән әлеге курсларны тәмамлап, фотография буенча инструктор таныклыгы ала. Ул аларга пионерлар йортында эшләү хокукы бирә.

«Бер төркем яшьләр, шушы курслар ачылуы турында игълан ителгәч, барып язылдык. Ул вакытта иң популяр «Смена» фотопараты белән эшләдем. Зеркальный, пластиличный дигәннәре бар. Алар 1930-40 елларда ясалган», — дип сөйләде Альберт Иванов.

Бүгенге көндә аның коллекциясендә 10 фотоаппарат бар. Барысы да эшли. Араларында ясалуына 1 гасыр булганы да бар. Һәрберсенең аерым истәлеге. Барысы белән дә диярлек үзе эшләгән, күбесен сатып алганы, бүләк ителгәннәре дә бар. Алар Альберт Ивановның өендә саклана, ә зурайткыч приборлары — мәктәптә. 

Ул төшергән фотолар әле бүген дә авыл газетасында, истәлекләр тупланган китапларда, музей архивында, күп кенә кешеләрнең шәхси альбомында саклана. 

Хәзер, кесә телефоны белән фотога төшерү үзенчәлекләрен өйрәнә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев