Кыш бабайның бәйрәм поезды Зәй районының Якты Күл авылында да туктады
Аның маршруты Байкал-Амур магистралендәге, Транссебер тимер юлындагы, Россиянең Үзәк һәм Төньягындагы 130 шәһәр аша уза.
Кыш Бабай поезды Казанга 5 декабрьдә килде.
Кичә – 6 декабрьдә Кыш бабай поезды районыбызның Якты Күл авылы янындагы тимер юлдан 23 сәгать 15 минутта узды. Биредә поезд 15 минутка туктады һәм Кыш бабай поездын күрергә килүчеләр дә шактый иде.
Бөек Устюгтан Кыш бабай поезды 22 октябрьдә киткән. Тукталыш булган һәр шәһәрдә вокзалга килүчеләрне артистлар һәм аниматорлар катнашында бәйрәм программасы көтә.
Состав Кыш Бабай Россия буйлап сәяхәт итә торган бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденциядән гыйбарәт. Быел поезд 19 вагоннан тора. Анда кабул итү бүлмәсе салоны, вагон-сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен «Әкият авылы» вагоны, вагон-рестораннар, вагон-кибетләр һ.б бар. Поезд башында йөзләгән утлардан торган гирляндлар белән бизәлгән паровоз бара.
Поезд Россия тимер юллары буйлап 33 мең километрдан артык юл узачак.
Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев