Кушкүл авылы клубына капиталь ремонт ясала башлады
Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева хәбәр итә.
Кушкүл – Татарстанның Кайбыч районындагы авыл. Ул Гөбенә елгасы буенда урнашкан. Мәдәният хезмәте күрсәтү – җаваплы һәм бик үзенчәлекле тармак. Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур.
“Кушкүл авылында "Мәдәният" партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында клубка ремонт ясала башлады. Клубта ремонт сыйфатлы, заманча стандартлар буенча башкарыла. Ремонт билгеләнгән вакытта тәмамланыр дип өметләнәбез. Яңа елны Кушкүл авылы халкы белән якты, иркен клубта каршылаячакбыз”,– диде Светлана Матвеева.
Фото: Светлана Матвеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев