Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Курчакларда – Дүсмәт хатын-кызлары образы

Мамадыш районының Дүсмәт авылы хатын кызларының киенү комплексы Алабуга ягы керәшеннәренекенә шактый якын. Бу – ике төбәкнең бер-берсенә якын урнашуы һәм халыкның аралашып торуы белән бәйледер.

Күп еллар төрле як керәшеннәренең этнографиясен өйрәнеп, һәр якның үзенә хас булган киенү үзенчәлекләрен саклап курчаклар киендерүче оста Валентина Максимова Дүсмәт авылының керәшен хатын-кызлары киенү комплексын да тәкъдим итте. Ул киендергән өч курчак мисалында Дүсмәт хатын-кызларының затлы һәм үзенчәлекле киенгәннәре күренә. 

Беренче фотодагы курчакта — бай хатыннар киеме комплексы. Ука-җиләне генә юк монда. Күлмәк, алъяпкыч; тәңкәле бизәнү-саклавыч әйберләрдән: сул җилкәдән киеп куелган муйтомар, түшендә — тамакса; катлаулы баш киеме — калаклы мәләнчек киелгән (калагы баш түбәсендә тора), аның өстеннән — яңак-чигәчә һәм аннан соң чукул бәйләнгән; иң соңыннан маңгай тәңкәсе бәйләп куелган. 

Әлеге курчакны Валентина Петровна «Юлия, синең борынгы әбиләрең менә шулай киенгәннәр», — дип, үземә бүләк итте (туган авылым — Дүсмәт). 

Икенче фотода җиләне дә бар, ләкин сул җилкәдән киеп куелган муйтомар юк.

Шушындый кием кигән хатын-кызларны XIX гасыр ахырында Дүсмәтнең беренче мәктәбе каршында төшерелгән фотода да күреп була. 

Өченче фотода исә, курчакта — калаклы мәләнчек урынына ярымкояш сыман сүрәкә һәм яңак-чигәчә бәйләнгән, җиләне дә бар. Мондый сүрәкәне туй сүрәкәсе дип тә атаганнар, чөнки бик сирәк, шундый зур бәйрәмнәрдә генә бәйләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев