Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелләрдә якты эз калдырды

Чистай шәһәренең Керәшен җорты Чуаш Ялтаны һәм җир йөзеннән югалган Авангард кешеләрен очрашуга җыелды.

Бу атнада очрашу кичәсенә Чуаш Ялтаны һәм җир йөзеннән югалган Авангард поселогында туып, бер туфракта аунап үскән, бер сукмактан атлап йөргән, ә хәзерге вакытта читтә яшәп ятучы карендәшләребез җыелды.

Бәйрәмгә килүчеләр үз хатирәләрен барладылар, үткәннәрне яңарттылар, авылны ничек сагынуларын сөйләделәр. Әйтерсең лә, табигатьнең матурлыгы, чишмә суларының сафлыгы – барысы да аларга күчкән. Авылда булган кызыклы вакыйгалар, гаилә тормышы турында сөйләшүләр күңелдә төрле кичерешләр уятты. Алар үзләрен туган авылларындагы кебек хис итеп, бер-берсенең йөрәк җылысын тоеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Кеше күңеленә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә туып-үскән җирдә салына икән.

Бу хатирәләрне барлау – керәшен җыруларын җырлау, үз йолаларыбызны искә төшерү, гадәтләребезне яңарту белән үрелеп барды.

Киләчәккә яңа өметләр уяткан очрашу күңелләрдә якты эз калдырып, сизелмичә үтеп китте.

Алексей ЕФИМОВ,

Чистай районы керәшен оешмасы җитәкчесенең урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев