Күсе елында туганнарны 2022 елда нәрсәләр көтә?
Күсегә яңа елда, кыю рәвештә, квартир мәсьәләсен хәл итүгә, үз йортыңны төзүгә алынырга була. Көндәлек проблемалар үзен сиздереп тора, шунлыктан ел җиңел булыр дип өметләнергә ярамый. Барысын да бер талпынуда түгел, ә сабыр гына хәл итегез.
Ә шулай да тормышыгыздагы уңай үзгәрешләргә әзер булыгыз. Бар көчегезне биреп эшләгез. Башлаган эшегезне ахрына кадәр җиткерергә тырышыгыз. Башка илгә яки шәһәргә күченергә яки эш урыныгызны үзгәртергә киңәш ителми. Күктән байлык яумаса да, тырышып эшләргә һәм үзгәрергә әзер булган кешеләргә ел яхшы этәргеч бирер. Гаилә бюджетын дөрес бүлүгә игътибарлы булыгыз. Инвестицияләр белән кызыксыну да зарар китермәс.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев