25-27 август көннәрендә Татарстанның Крутушка поселогында урнашкан "Байтик" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы территориясендә "Крутушка" IX Халыкара этнофестивале узды.
Керәшен мәдәниятен фестивальдә Мамадыш районының Дүсмәт авылы "Җиңгәчәйләр" фольклор ансамбле тәкъдим итте.

- "Крутушка" - бөтен кешегә дә рәхәт, күңелле, иркен урын булып чыкты. Анда кайлардан кемнәр генә килмәгән: фольклорчылар, кәсепчеләр, һөнәр осталары, сатучылар, тамашачылар күплегенә хәйран каласың. Барысы да бер-берсен нәрсәгә булса да өйрәтә, мастер-класслар - адым саен. Коллективыбыз белән ду китереп чыгыш ясадык, башка ансамбльләр белән аралаштык, әйлән-бәйлән уйнадык, керәшен җыр-биюләрен башкаларга да өйрәттек... Җәйнең соңгы көннәрендә рәхәтләнеп күңел ачып, бик тәэсирләнеп, дөньяны, башкаларны күреп, үзебезне күрсәтеп, керәшен мәдәниятен, Дүсмәтебезнең, Мамадышыбызның данын яклап кайттык әле бер. Шәп булды!"- ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, аккомпаниаторы Виктор Спиридонов.
26 август көнне "Крутушка"да Балтач районнан Айсылу Асадуллина мастер-класслар вакытында керәшен гөсләләрендә уйнау үзензәлекләре турында сөйләде.

"Крутушка" фестиваленнән видео һәм фоторепортаж карагыз.
Нет комментариев