Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кристина Никитина Бердәм дәүләт имтиханында иң югары баллар җыйган

Чистай кызы рус теленнән һәм җәмгыять белеменнән имтиханнарын 100 баллга тапшырган

Бердәм дәүләт имтиханыннан - 100 балл... Бу турыда кайсы чыгарылыш сыйныф укучысы хыялланмый икән? Ә менә Чистай шәһәре лицее укучысы керәшен кызы Кристина Никитина хыялланып кына калмаган, рус теленнән һәм җәмгыять белеменнән имтиханнарны иң югары балл­га тапшырган. Ләкин 100 баллның нигезендә бик зур хезмәт, тырышлык, имтиханга әзерләнеп үткән йокысыз төннәр тора.

Бу тырышлык Кристинага әти-әнисеннән килгәндер. Гаиләдәге тырышлык, һичшиксез, балага күчә. Бала тирә - якны танып белергә, белем алырга иң башлап гаиләдә өйрәнә. Никитиннар гаиләсе яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, гомер кичерә. Гомумән,  тормышта куелган максатларына ирешү өчен аларда ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек бар. Бу сыйфатларны Кристина әнисе Светлана Геннадиевна белән әтисе Владимир Анатольевичтан үрнәк итеп алган.

Кристина үзенең укытучыларына  бик рәхмәтле, чөнки ул бер тапкыр да репетиторга йөрмәгән. “Миңа укытучыларымның мәктәптә белем бирүләре дә бик җитте. Рус теле укытучым Татьяна Анатольевна Семенова белән җәмгыять белеме укытучым Татьяна Евгеньевна Сахаровага мин бик рәхмәтлемен, алар миңа имтиханнарны югары баллга бирер өчен бөтен көчләрен куйдылар,”- дип, бик җылы искә ала Кристина.

Елизавета Цыганова, Чистай шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев