Алексеевск районының Кр. Баран авылында да Тройсын бәйрәме бик үзенчәлекле итеп оештырылган
Бәйрәм алдыннан авылдагы капка-коймаларны яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары белән бизәгәннәр. Бәйрәм символы итеп мәйданчыктагы каен агачының һәр ботагына төрле-төрле яулык-сөлгеләр элгәннәр. Бәйрәмне "Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәкәрәте активисты, Керәшеннәр КВН җыелма командасының капитаны Дмитрий Баранов алып барган. Аның юморны яратуы, керәшенчә матур итеп җырлавы килгән кунакларның да, авыл халкының да күңеленә хуш килгән. Җирле ансамбльләр "Бәрәнҗә", “Айбагыр”ларның керәшен җыру-биюләре зур булмаган авылның бөтен халкын түгәрәк мәйданга җыйган. Элек Кр. Баранда тормыш гөрләп, кайнап торса да, бүген ул салмак кына, әкрен генә ага, кызганыч, буш өйләр дә ешая. Тик шулай да, биредәге тырыш халык авылның бай тарихын, культурасын, йолаларын саклап калырга тырыша.
Нет комментариев