Быел республикадагы урманнарның барлыгы 106 гектар мәйданы янган, 5 миллион сумлык зыян килгән
Республикадагы эссе җәй урман фондында 5нче класслы, гадәттән тыш янгын куркынычы китереп чыгарды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин барлык муниципаль районнарның җитәкчеләрен янгын куркынычсызлыгын саклауга кагылышлы таләпләрне үтәү буенча чаралар күрергә чакырды.
Быел республикадагы урманнарның барлыгы 106 гектар мәйданы янган, 5 миллион сумлык зыян килгән. Татарстанда бу яз башыннан 65 гектардан артык мәйданда коры үлән, теләсә кайда калдырылган көнкүреш калдыклары, чүп-чар януның 1632 очрагы теркәлгән (узган елга караганда 14 процентка артыграк). Табигатьтәге янгыннар буенча, Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан 554 административ эш кузгатылган, 503 кеше җаваплылыкка тартылган.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев