Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Консерватория студенты Лиана Самойлова дәүләт имтиханнарын «5»легә тапшырды - видео

Ул диплом эшендә Сарман һәм Минзәлә районнары керәшеннәренең җыр үрнәкләрен өйрәнгән.

8 июнь көнне Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология факультетында дәүләт имтиханнары узды. Сарман районының Ләке авылы кызы Лиана Самойлова (Антонова) диплом эшендә Сарман һәм Минзәлә районнары керәшеннәренең җыр үрнәкләрен өйрәнеп, экзаменицион комиссиягә югары дәрәҗәдәге хезмәтен тәкъдим итте. Ә аның курсташы Айсылу Зарипова Төмән мишәрләре җыруларын өйрәнгән. Дәүләт имтиханына Россия музыка белгече, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясенең музыка теориясе кафедрасы мөдире, сәнгать белеме докторы Татьяна Науменко килде.

Татар музыкасы һәм этномузыкология факультеты халык иҗаты буенча уникаль белгечләр әзерли. Ел саен диярлек, консерватория керәшен этномәдәнияте буенча белгечләр әзерли. Казан консерваториясе студентлары ел саен керәшен авыллары буенча фольклор экспедицияләренә баралар, анда җирле халыктан уникаль фольклор материал җыялар. Студентлар бик сирәк һәм инде онытыла барган җыруларыбызны, көйләребезне яздырып алалар. Әлеге язмалар нигезендә алар үзләренең диплом эшләрен әзерлиләр.

"Бүген имтиханга әзерләнгән җыр үрнәкләре барысы да Сарман һәм Минзәлә районнарына оештырылган этнографик экспедицияләр вакытында – 1978, 2016 һәм 2021 елларда яздырып алынган җырулар. Бу җыруларның күбесе, диярлек, кунак җырулары. Консерваториядә укыган 4 ел – бәхетле вакытларым. Педагогларыбыз, фәнни җитәкчеләребез Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклеләре Геннадий Макаров (диплом җитәкчесе) һәм Лилия Сарваровага рәхмәт җиткерәбез. Шулай ук, дәүләт имтиханнары вакытында безгә ярдәм иткән консерватория студентлары ансамбленә дә рәхмәт", – дип сөйләде Лиана Антонова. 

Лиана белән Айсылу дәүләт имтиханын “5”ле билгесенә тапшырдылар. 

Мәскәүдән килгән белгеч  Татьяна Науменко да студентларның эшенә югары бәя бирде.

"Сез башкарган бу зур өйрәнү эшләре миңа бик ошады. Күренеп тора, сез боларны теләп, яратып, үз итеп эшләгәнсез. Халык мирасын өйрәнү – яхшы эш. Киләчәктә дә үз һөнәрегезгә тугры калып, уңышлы иҗат итәргә һәм эшләргә язсын сезгә, – дип сөйләде Татьяна Ивановна. 

Бу темага: 
Лилия Сарварова: "В консерватории обучаются много девочек-кряшенок"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев