Кирилл Спичков "Үз илемдә - үз көем" призёры
Хәбәрләр

Кирилл Спичков "Үз илемдә - үз көем" призёры

Питрәч егете керәшен җыры башкарып махсус бүләккә ия булды

Бүген «Татмедиа» конференц-залында “Тәртип” радиосы оештырган “Үз илемдә - үз көем” бәйгесенең җиңүчеләрен котлау тантанасы булды.  Әлеге бәйгенең максаты - халкыбызның онытыла барган җырларын табу. Шарт буенча бәйгедә катнашу өчен музыка уен коралына кушылып яки акапелла җырларга кирәк иде. Барлыгы 100 видео кабул итеп алынган.

Җиңүчеләр исемлеге:

1 урын - Балык Бистәсеннән Гөлия Мөхәрләмова;

2 урын - Кама Тамагыннан Ренат Закиров;

3 урын - Арчадан Ильмира Заһидуллина.

 Гран-прига  Биектау районыннан Галия Камалова лаек булды. 

Шулар арасыннан, Питрәч районы егете - Кирилл Спичков керәшен җыры башкарып махсус бүләккә ия булды һәм сертификат белән бүләкләнде. Кирилл бабасы белән бергә керәшен халкының “Суда балык” җырын  яздырып җибәргән.


Нет комментариев