Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киленнәр – каенана туфрагыннан

Чистай районының Бахта авылында Минкиннар, элек-электән, киленнәре белән каенаналары бер түбә астында тату яшәүче гаилә буларак билгеле

1988 елны төп йортка килен булып төшкән Клара Николаевнаны нәнәйләре Александра үз баласыдай күреп каршылаган. Кирәк чакта киңәшләрен дә биргән, белмәгәнен өйрәтеп-әйтеп тә җибәргән. Бер түбә астында килешеп, тыныч гомер кичергән алар. Хәзер каенана буларак, Клара үзе дә килене Индира белән дус-тату яши.

Клара – шушы Бахта авылы кызы. Ул  үсмер чакта, 1977 елны йортлары янган. Шуннан соң, аларның гаиләсе Чистай ягындагы “Луч” совхозына күченгән. Гел авылга, Фекла әбисе янына кайтып йөргән.  Мәктәптә бергә укыган Валерий Минкин белән серләре килешеп, уртак тормыш юлына атлаганнар. Чаллыда кулинария училищесын тәмамлаган Клара Синаева туган авылына килен булып кайткач, балалар бакчасына повар булып урнашкан һәм 34 ел инде шунда эшли.

Өйләнешкәч, төп йорттан аерылып чыгу, яки каядыр күчеп китү турында сүз дә булмый. Каенана белән каената янында яшәүче Кларага ире яклап унбер бертуганның төп йортта җыелышуы да  гадәти хәлдәй тоела. Чөнки авыл җирендә элек-электән килгән гадәт буенча, төпчек малай ата-ана янында яшәп, аларны тәрбияләп, соңгы юлга озатырга тиеш. Әти-әниләре исән чакта, төп йортта 9 май көнне җыелу гадәткә кергән (аның үз сере бар: нәкъ шул 9 май көнне Петр Минкин үзенең булачак хатыны Александраны төп йортка алып кайткан). Читтә яшәүче туганнарының барысы да балаларын җәйгелектә әби-бабай янына кайтарып куйганнар. Яшь киленгә, үзе бала тапканчы ук, яшь ярымлык Cашаны карарга туры килгән. Аны Валерийның ул вакытта әле Мәскәүдә яшәүче Галина тутасы кайтарган. Олы уллары Коля тугач, күкрәк сөтеннән Сашага да өлеш чыгара яшь ана. Чашкыга салынган сөтне Саша тын да алмыйча эчеп бетерә...

“Әтигә, сугыш ветераны буларак, Чистайда яңа йорттан бер бүлмәле квартир бирделәр. Ул аны, башта ук, икенче улыбыз Петяга дип әйтеп куйды. Әтинең үлгәненә – алты ел, әнидән соң унбер ел яшәде, – дип төп йорттагы тормыш турында сөйли Клара. – Балаларның аталары  Валерий да бик тырыш. Малайларның олысы Николай армиядән кайткач, аңа машина алып бирде. Икенчесе кайтты, анысына да машина алды. Кызыбыз Лизаларга да ике бүлмәле квартир алышып, әтиләре ремонтлашты. Лиза һөнәре буенча юрист булса да, өйгә якын дип,сәгать заводына урнашты. Балалары кечкенә, аларны бакчага да йөртергә кирәк”.

Колхозлар таркалганчы тракторчы, комбайнчы булган Валерий 2013 елдан – Бахтадагы балалар бакчасында сак хезмәткәре. Аңа өйдә дә эш җитәрлек. 70ләп баш умарта тоталар. Балын сатырга туганнары да булыша. Үзләренең 4 пай җирләре, анда эшләргә үз техникалары – комбайн, трактор һәм, шулай ук, чәчкеч, тырма шикелле тагылма кораллары бар. Аларны бәрәңге бакчасының бер почмагына урнаштырганнар. Басуларында бодай, арпа чәчәләр, люцерна үстерәләр. Әти-әниләре исән чагында ярты бакчага сарымсак утыртканнар. Әтиләре Петр аны капчык-капчык райпога тапшырган. Сарымсакны хәзер дә утырталар икән. Бакчачы Петрның балалары быел, тәҗрибә йөзеннән, әле арахис та үстерергә уйлаганнар... Терлекләре дә җитәрлек. Сигез баш үгез, алты бозаулары янына, март аенда ук 100 чеби алганнар. Сөтне аз биргәч, сыерларын бетергән булганнар. “Сөтсез чәй чәй түгел” дип уйлап, өлкән Минкиннар быел көтүгә тана куганнар.

Уллары Коляны “кечкенә чагында бабасы сыман бакчачы булыр дип уйлаган идек”,  ди әти-әнисе. Чыннан да, мәктәптә укыганда тәрәзә төбендә помидор, кыяр үстергән ул. Әмма малай тракторны яраткан. Хәзер механизатор Николай кырдан кайтып та керми. Аның улы Никита да быел бакчадагы чыгарылыш бәйрәмендә үзеннән үскәч кем булачагын сорагач, “тракторчы булам” дип чатнатып әйткән.

Валерийга умарталарны карауда икенче улы, Чистайдагы эчке эшләр идарәсенең җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәре Петр булышкалый. Ләкин хезмәте бар вакытын ала...

Сөйләгәннәреннән аңлашылганча, төп йорттагы Минкиннарның киленнәре Индира – каенана туфрагыннан, ягъни Клараның үзенә охшап килгән. Индира үзе Яңа Чишмә районының Тубылгы авылы кызы.

“Килен белән яшәвемә 10 ел була. Башта камыр ризыгын үзем пешерә идем. Хәзер бөтенесен дә киленем Индира әзерли. Заказга тортлар да ясый ул, элек үзем дә шулай идем. Киленем пединститут тәмамлады. Быел күрше Мөслим авылы мәктәбенә эшкә чыгарга җыена. Төп нигезгә туганнар кайтканга шатлана белә ул. Кызым белән дә, Чистайдагы киленем Наташа белән дә бик татулар... Чистайдагы малай белән кыз икешәр балаларын кайтаралар, аларын да Индира карый. Ә мин бакчадагы сигез баладан арып, ял итәргә дип өйгә кайтам, анда тагын садик баласы кадәр җыела оныклар, – дип уены-чыны белән сөйли  Клара. –  Бахтада бертуган Минкиннар инде бишәү генә  калды: Иван, Анна, Степан, Василий һәм безнең Валерий. Степаннар белән кара-каршы гына торабыз. Калганнары да ерак түгел. Арабыздан мәңгегә киткән Алексейның тугызын бездә уздырдык. Төш турысында кайттым, килен инде өстәлләрне әзерләгән, пироглар пешереп куйган. Анна, Иван дәдәй (хатыны дәваханәдә иде), Раиса, Василий белән Надя төште, Степан белән Галина һәм күршедән нәнәй яклап туганыбыз Татьяна керде. Чаллыдан Маша кайтты. Узган көз үлгән Галинаның да бөтен ашларын без үткәрдек. Төмәннән Надя (әтиләре Петр яклап дәдәйләренең кызы) әле Алексейның кырыгына кайтам дип тора. Әти үлгәнче бер тапкыр кайтып киткән иде. Аңа кадәр хат аша гына аралаштык”.

 

Бахта авылында туып-үскән һәм хәзерге вакытта унысы исән булган бертуган Минкиннар тормышы турында газетабызның киләсе, 9 июнь санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев