Халыклар дуслыгы йортында атнакөн мәктәпләрнең сайлап алу фестивале узды
Хәбәрләр

Халыклар дуслыгы йортында атнакөн мәктәпләрнең сайлап алу фестивале узды

Фестивальдә "Балтырган" керәшен балалар фольклор ансамбле катнашты

Бүген Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йортында атнакөн мәктәпләрнең сайлап алу фестивале узды. Анда төрле халыкларның: татар, керәшен, рус, чуаш, удмурт, мари, грузин, чечен, яһүд, әзербайҗан, украин һәм кыргызларның вокаль һәм хореографик номерлары күрсәтелде.

Казан шәһәренең күмпилләтле атнакөн мәктәбе каршында эшләп килүче "Балтырган" керәшен балалар фольклор ансамбле “Ай, думбыр-думбыра” җырын башкарды.

Җитәкчеләре – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, татар һәм этномузыка кафедрасы доценты, фольклорчы-галим Геннадий Макаров.


Нет комментариев