"Керәшеннәр җыелма команда"сы икенче урынны алды
19 август көнне Әлмәт шәһәрендә татар КВН лигасының "Чемпионнар кубогы — 2021" булды. Анда "Әйдә, ШаяРТ" уенында төрле елларда җиңү яулаган командалар катнашты. Болар — Казаннан "Әкәмәт", "Керәшеннәр җыелма командасы", Яр Чаллыдан "КамПИ 2003", "КамПИ 2010", Мамадыштан "5 бармак" командалары. Уен шәһәрнең "Иске Әлмәт" мәдәният сараенда булды.
"Керәшеннәр җыелма команда"сы бик күңелле һәм матур уен күрсәтеп, икенче урынны алдылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!
Ә инде "Чемпионнар кубогы — 2021"не "Әкәмәт" командасы алды.
Нет комментариев