12 июль көнне Зәй районынының Кашкатау итәгендә Питрау бәйрәме узачак.
Биредә балалар арасында керәшен җырларын башкару буенча бәйге үтәчәк. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.
Бәйгедә 5-14 яшьлек аерым башкаручылар, мәдәният, мәгариф, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүчеләр катнаша ала. Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар 5 июльгә кадәр (электрон почта: dkenergetik@mail.ru) кабул ителә. Җиңүчеләр 12 июльдә Питрау бәйрәмендә билгеләнәчәк.
Нет комментариев