Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен тәбәсе пешерим дисәң (адымлап өйрәтү)

Балтач районының Югары Субаш авылында татарлар, берничә мари гаиләсе һәм керәшеннәр гомер кичерә. Әлеге авылда яшәүче Габидә һәм Геннадий Дмитриевлар безне керәшен тәбәсе белән сыйлады. Аны пешерергә Габидә апа каенанасыннан өйрәнгән.

– Керәшен тәбәсен фәкать безнең авылда гына пешерәләр. Мамадыш, Питрәч, Теләчедә яшәүче керәшеннәрдә ул гомумән юк. Питрау бәйрәменә барганда, үзебез белән керәшен тәбәсен алабыз. Авыз итеп карагач, рецептын сорап алып китәләр, – ди Габидә апа.

Балтач районының Югары Субаш авылында татарлар, берничә мари гаиләсе һәм керәшеннәр гомер кичерә. Әлеге авылда яшәүче Габидә һәм Геннадий Дмитриевлар безне керәшен тәбәсе белән сыйлады. Аны пешерергә Габидә апа каенанасыннан өйрәнгән.

– Керәшен тәбәсен фә­кать безнең авылда гына пешерәләр. Мамадыш, Питрәч, Теләчедә яшәүче керәшеннәрдә ул гомумән юк. Питрау бәйрәменә барганда, үзебез белән керәшен тәбәсен алабыз. Авыз итеп карагач, рецептын сорап алып китәләр, – ди Габидә апа.

Тәбә Пасха, Питрау кебек олы бәйрәмнәрдә, туй, бәби чәйләренә генә пешерелә. Габидә апа аны иң беренче тапкыр килен булып төшкәч авыз иткән. Моны ул безгә тәбәне пешереп бетереп чәй өстәле артына утыр­гач сөйләде.

Иң элек тәбәне пешерик. Аның өчен сөт, күкәй, тоз, шикәр комы, чүпрә, он кирәк була. Ярты литр җылы сөткә 8 күкәй, сылама гына итеп бер аш кашыгы тоз, ике аш кашыгы шикәр комы, бер пачка коры чүпрә һәм 4 стакан он салып болгатабыз. Җылы урынга куеп, ике сәгать кабартабыз да майланган табага салып, 45 минутка газ миченә куябыз. Пешеп чыкканнан соң, өстенә мул итеп эретелгән атланмай салабыз.

– Аның бөтен хикмәте дә шушы маенда инде. Ул чеп-чи майда гына булырга тиеш, – ди Габидә апа.

Керәшен тәбәсен табынга пирог кебек ромбик формасында кисеп чыгарасың.

Тәбәбез күпереп пешеп тә чык­ты. Мае агып торган әлеге ризык чынлап та телеңне йотарлык бик тәмле икән. Килен булып төшкәндә ашаган тәбәнең тәме әле дә тел очында тора, ди Габидә апа. Геннадий абый аны урлап алып кайткан икән.

– Хәзер дә көлеп искә алабыз әле, – ди Геннадий абый. Алар икесе дә бер сыйныфта укыган, берничә ел бер парта артында да утырганнар. Геннадий абый армиядән кайткач, яшьләр янына күңел ачарга шомыртлыкка төшкән.

– Ул вакытта беркемдә дә булмаган «Романтик» магнитофоны барлыгын әйтте. Аны тыңларга дип иптәш кызым белән мине үзләренә кунакка чакырды. Өйгә кайтырга дип чыккан гына идек, җизнәләре мине күтәреп алып та кереп китте.

Геннадийның әтисенең аягы сынган, әнисенеке пешкән. Ерактагы бертуган апалары кайткан. Утырып киңәшләшкәннәр дә, энеләрен мәҗбүри өйләндереп калдырырга булганнар. Менә шулай итеп киленнәре булып куйдым. Алдан ук киңәш-табыш итешеп, әзерләнеп куйганнар. Керәшен тәбәсен дә шул көнне авыз иттем. Бала чәенә дә шуны пешереп алып киләләр иде. Өч бала табып үстердек. Күз тимәсен, матур итеп яшибез, – дип сөйли Габидә апа.

Керәшеннәрдә кияүләп йөрү йоласы бар. Кыз ягыннан туганнар өч көн эчендә кияү белән кәләшне кунакка алалар.

– Иртәнге җидедән чыгып ки­тәсең, кичкә кадәр аш мәҗлесендә йөрисең. Бер көн эчендә берничә туган кешедә булырга өлгерәсең. Кунарга кыз өенә кайтасың. Кияү исә хатынының туганнарына бүләкләр өләшә, – ди Габидә апа.

Геннадий абыйның апасыннан исә ул эремчек тәкәсе пешерергә өйрәнгән. Аның камырын күпләр пилмәннеке кебек ясый. Ә Габидә апа аны күкәй агына гына баса. Эремчеккә 8 күкәйнең сарысын сала, тоз сибә. Эремчек корырак булса, каймак та өстисе. Суганны ваклап турап, әчесен чыгару өчен, аш серкәсендә тотып алырга кирәк. Аны да эремчеккә кушасың. Камырны шул 8 күкәй агы белән басалар.

Габидә апа белән Геннадий абыйның ике кызлары, бер уллары бар.

– Гаиләбезне күпмилләтле дип әйтергә була. Киленебез мари, киявебез удмурт. Бездә көн дә бәйрәм, көн дә туй, бөтен милли бәйрәмнәрне дә туганнар белән җыелышып бәйрәм итәбез, – ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев