Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе чиркәвенә - 15 ел: батюшкаларыбызга тау итәбез

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында изге Николай чиркәве ачылып, келәүләр башлануга тиздән 15 ел була

Шушы унайдан, 26 июнь көнне бу чиркәүдә бәйрәм келәве – литургия уздырылачак. Чиркәү ачылганның беренче көненнән настоятель – отец Димитрий.  Ул  һәрвакыт келәүләр алып бара. Энесе Геннадий әтей белән бергәләп, үз чиркәүләрендә генә түгел, тирә-як керәшен авылларында да келәүләргә йөриләр. Батюшкаларыбыз Яр Чаллы шәһәрендә күптән түгел ачылган керәшен чиркәвенә дә барып чиркәү җәшерекләре уздыралар, халык чакырганда, чиркәүсез авылларга да йөриләр.

Кадерле әтейләр Димитрий һәм Геннадий! Сезне Керәшен Сәрдәсе чиркәвенең 15 еллыгы уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Без керәшеннәргә үз телебездә келәүдә булу –зур бәйрәм. Сау-сәламәт булыгыз, безне агартырга куелган тырышлыгыгыз  үзегезгә дә Ходайдан кайтарылсын.

Димитрий әтей, Геннадий әтей, булганыгыз өчен, безне Ходайга якынайтуга күп көч куйганыгыз өчен, керәшенчә иман кенәгәләре бастырып таратканыгыз өчен, Мамадыш керәшеннәрен дә үз канатыгыз астына алганыгыз өчен, зур рәхмәт. Сезне яратабыз, хөрмәт итәбез. Озын гомере булыгыз, игелекле эшегез әле озак еллар дәвам итсен.

 Олы хөрмәт белән, Мамадыш районының  Колышчы авылы халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев