Кичә Зәй районы Керәшен Мәлеме авылында кичен янгын чыккан - 60 төргәк печәнне ут юкка чыгарган
20 октябрьдә Керәшен Мәлеме авылында кичен янгын чыккан - 60 төргәк печәнне ут юкка чыгарган. Янгындасәламәтлеккә зыян килүчеләр юк. Бүгенге көндә янгынның ни сәбәпле чыгуы тикшерелә һәм килгән зыян күләме ачыклана.
Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге ут чыккан очракта - 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 номерларына шалтыратырга кирәклеген зәйлеләрнең исенә төшерә һәм ут белән сак эш итәргә чакыра.
Фото янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Нет комментариев