Шушы көннәрдә Татарстаннан бер төркем артистлар Төмән өлкәсендә гастрольләрдә
Бер атна элек Татарстанның халык артисты Виталий Агапов продюсерлык үзәге “Язгы моңнар” концерты белән Cебер якларына гастрольләргә чыгып китте. Артистлар группасында яраткан җырчыларыбыз Вадим Захаров, Виталий Агапов, Илсаф, Резедә Шәрәфиева, Гөлдәния Хәйруллина һәм башкалар бар.
Җырчыларны бик яхшы каршы алалар. Бу хакта алар үзләре социаль челтәрләрдә сөйлиләр һәм күрсәтәләр. Ә менә Нижневартовский халкы артистларны хәтта кызыл келәм җәеп каршы алган. Бу турыда Вадим Захаров Инстаграмда видео куеп, хәбәр итте.
Нет комментариев