Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшенчә марафонда катнашучылар Казанга җыелды

ВКонтакте социаль челтәрендә барган Бөтенроссия керәшенчә марафонга йомгак ясалды.

25 майда "Туганайлар" редакциясе коллективы марафончыларны үзенә җыйды.

Алар өчен, иң элек, "ТАТМЕДИА" буйлап экскурсия уздырылды. Марафончылар "Татар-информ"да булып, бу агентлыкның эшчәнлеге белән таныштылар. "Тәртип" радиосын, андагы студияне карап, радио тапшыруларның ничек әзерләнүен күрделәр. "Ялкын" журналының блогерлар студиясен дә яратып карадылар марафончылар. Шулай ук, "Туганайлар"да да булдылар.

"ТАТМЕДИА"ның конференцияләр залында марафонга йомгак ясалды. Аның керәшен культурасын, бай мирасын халыкка таратудагы әһәмияте зур булуы ассызыклап үтелде. Мондый марафоннарны киләчәктә ничегрәк уздыру мәсьәләсенә дә тукталынды. Марафонда катнашучылардан аерым бер оешма төзүгә кагылышлы фикер дә яңгырады. 


Марафончыларны бүләкләү тантанасы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә оештырылды.
Бу мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова марафончыларны ишек төбендә үк каршы алып, Татарстан гына түгел, ә барлык Россия керәшеннәренең уртак очрашу үзәгенә әйләнгән Җәкәү җорты, андагы хезмәткәрләр белән таныштырды.

Бүләкләү тантанасын – марафончылар өчен "ТАТМЕДИА"да булган чаралар кебек үк – биредә дә "Туганайлар" газетасының баш редакторы Юлия Губина үзе башлады. Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 


Юлия Юрьевнаның үз идеясе белән оештырылган марафонда катнашучылар бу көнне рәхмәт сүзләрен күп ишеттеләр. Тантанада ясаган чыгышларында Людмила Белоусова, фольклорчы галим Геннадий Макаров, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев – барысы да, марафонда катнашырга вакыт тапканнары һәм хакыбызның бай мирасын, йола-гадәтләрен, бәйрәмнәрен бар нечкәлекләре белән белгәннәре, гаилә традицияләрен саклап, лаеклы дәвам итүләре өчен, залда утыручыларга соклануларын белдерделәр.

Марафончылар үзләре дә чын бәйрәмчә итеп – тамаксалар, милли алкалар тагып килгән иде. Алар – бердәм, бер-берсе белән якынлашып беткәннәр.


Бәйрәм азагында Юлия Губина марафонда катнашучылар өчен шушы тантананы оештыруда һәм уздыруда ярдәм күрсәткән "ТАТМЕДИА" җитәкчелегенә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусовага һәм хезмәткәрләренә, "Бәрмәнчек" ансамбленә, Яр Чаллының "База оборудования" индустриаль паркы җитәкчесе Иван Кузьминга, Түбән Кама шәһәреннән "Медтехника" генераль директоры Геннадий Муллинга, Бәрәкәт" керәшен яшьләре хәрәкәте лидеры Алексей Дмитриевка, Мамадыш һәм Кукмара муниципаль районнары җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. 


Тантана мәдәни үзәкнең "Тумар" ансамбле, "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле солисты Оксана Дмитриева һәм барысының да яраткан олы җырчысы Георгий Ибушев чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан барысы бергә түгәрәк чәй өстәле янына җыелды. 
Дулкынландыргыч мизгелләре һәм киләчәктә башкалар өчен дә үрнәк булырлык яклары белән, бу очрашу матур бер җырдай күңелләрдә калыр. Ә марафонга йомгак ясауга багышланган шушы онытылмас бәйрәм турындагы язманы газетабызда укырсыз.    

Чарадан туры эфир

Фоторепортаж 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев