Татарстанда 1 апрельдән санитар-чистарту икеайлыгы башланды. Шушы ук көнне «Экояз-2024» бәйгесенә дә старт бирелде.
Район оешмалары бердәм булып, тирә-юнен тәртипкә китерү максатыннан өмәләр үткәрә.Чисталык икеайлыгы кысаларында Мөслим районының Керәшен Шураны авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре территорияләрне кардан чистарттылар.

«Карлар эреп бетте диярлек. Җыелып яткан чүп-чар тирә-якны ямьсезләп куйды. Бу уңайдан хезмәт коллективлары, шәхси хуҗалыклар тирә-юнен тәртипкә китерү эшенә керештеләр. Керәшен Шураны мәдәният йорты коллективы да үз территорияләрен җыеп тәртипкә китерде», — дип яздылар алар.

Нет комментариев