Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә «Кич утыру йоласы»н онытмыйлар

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында кич атна көнне утырулар авыл халкының көзге-кышкы вакытындагы ял формасы.

Халкыбызда мондый җыеннар даими булган. Халык буш йортка җыелып, бергәләшеп, үзләренең кул эшләре белән шөгыльләнгән, осталык серләре белән бүлешкәннәр. Хәзергесе вакытта әлеге утырышлар Керәшен-Сәрдәсе авыл мәдәният йортында һәрдаим кабатланып килә.

Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылык билгесе булып саналган. Керәшеннәр элгәредән үзләренең үзенчәлекле кул эшләре, йола-гадәтләре белән аерылып торган. Бер карасаң, хәзерге заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез кебек, кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар. Әмма, шуңа карамастан, кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара. Табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым югары бәяләнә. Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Кул эшләре белән шөгыльләнгән кеше  үзе дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк тоела.

- Авыл клубына җыелган хатын-кызлар – Ольга Семёнова, Мария Кузнецова, Ольга Маннапова, Евдокия Никитина тамакса ясыйлар. Авылдашыбыз Галина Романова кул эшләре белән күптән мавыга. Аның нурлы, якты фатирында кая күз салсаң да, хуҗабикәнең иҗат җимешләренә төртеләсең. Тасмалар белән чигелгән искиткеч картиналар, бәйләгән салфетка, урындык өслекләре, паласлар. 

«Кул эшләре – минем өчен яшәү рәвеше кебек. Нәрсәгә күзем төшсә дә, аннан ни ясап буласын күз алдына китерергә тырышам”, – дип җаваплый Галина түти Романова.

Ә Юлия Гаврилованың бәйләгән  оекбаш, башмаклары… Һәр әйбердә осталарның күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы саклана, – дип яздылар мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев