Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен кызы Вероника Россиякүләм олимпиадада 4нче тапкыр призер булды

Ульяновск шәһәрендә физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Татарстанның җыелма командасында республиканың төрле шәһәрләреннән 41 укучы катнашты, шул исәптән Мамадыш шәһәренең 4 нче  мәктәбеннән бертуган Вероника һәм Алина Антоновалар. Вероника 3 ел рәттән (2021, 2022, 2023 елларда) Казанда җиңеп, Курск, Екатеринбург һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә узган Россиякүләм олимпиадаларда призер булган иде инде. Быел да, ул җиңүчеләр рәтендә. Ярышлар ике өлештән торган: теоретик һәм практик тур.

Вероника бәләкәйдән спортны үз итә. Мамадыш сәнгать мәктәбенең бию классын тәмамлый, шуның белән беррәттән, 4нче мәктәптәге спорт түгәрәгенә йөри. Акробатика, йөгерү, чаңгыда шуу белән шөгыльләнә.

Алина да апасы кебек спорт түгәрәгенә йөри. Быел аның Россиякүләм олимпиадада беренче катнашуы, призер булырга нибары 0,5-1 балл гына җитми калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев