Керәшен яшьләре Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе вәкиллекләре слётында катнашты
7-8 декабрьдә Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагеры базасында Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе вәкиллекләре слёты узды. Анда «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары да катнашты.
Слётта катнашучылар өчен ике көн дәвамында төрле мастер-класслар, кызыклы очрашулар оештырылды.
«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активистлары Тамара Минова һәм Илья Маямсин да әлеге слётта булып, башкаларны керәшеннәр белән якыннанрак таныштырдылар.
«Слёт турында белеп алгач, Илья белән заявка җибәреп карарга булдык. Үзебезнең „Бәрәкәт“ үзәгенә яшьләрне ничек җәлеп итәргә, башкаларда кызыксыну уяту турында сөйләштек. Форум төрле милләт вәкилләрен җыйды: Казахстан, Төрекмәнстан, Бангладештан ук килүчеләр бар иде», — дип сөйләде Тамара Минова.
Слётта катнашучылар тренер Людмила Каракулова белән деструктив эшчәнлек белән шөгыльләнә торган радикаль һәм экстремистик оешмаларга эләгүдән саклану өчен һәр кешедә зур җаваплылык хисе булырга тиешлеге турында сөйләштеләр. Милләтара татулыкны ныгыту өчен, яшьләр белән уздырылырга тиешле чаралар турында да фикер алыштылар.
Кем лидер була ала һәм ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Милли-мәдәни автономияләр эшчәнлеге яшь активистларга ничек ярдәм итә ала? Әлеге сорауларга спикер Рената Емурзаева белән җавап эзләделәр. Спикер Рената милли-мәдәни автономияләрнең яшьләр хәрәкәтләре лидерлары белән бергәләп, лидер имиджын төзеп, моның өчен кирәкле компетенцияләр исемлеген төзеде. Слёттагы яшьләрне үз уңышлары белән горурланырга өйрәтте.
Биредә, шулай ук, «Дөнья территориясе» кейс-чемпионаты да булды. Радикаль группировкалар йогынтысына ничек каршы торырга, үз дусларыңны һәм туганнарыңны тыңлый, киңәшләрен ишетә белүнең мөһимлеге турында да әңгәмә кордылар. Аны Тимур Сабирҗанов үткәрде. баш команданың һәркайсына проблемалы бер бирем бирелде, шул хәлне тикшереп, хәл итү юлларын табырга кирәк иде. Активистлар үзләренеке белән бергә, башка командаларның да эшенә кушылып, аларны тагын да тулыландырдылар.
«Бу ике көн дәвамында үзебез өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдык. Аны алга таба үзебезнең «Бәрәкәт» эшчәнлегендә кулланырга уйлыйбыз. Биредә безгә үзебезнең лидерлык сыйфатларын тагын да үстерү буенча да бик тә файдалы киңәшләр бирделәр. Бу безгә, яшьләргә, аеруча кирәк нәрсә дип уйлыйм. Соңыннан, һәркайсыбызга махсус сертификат һәм бүләкләр тапшырдылар», — дип слётта үзе ясаган нәтиҗәләр белән уртаклашты Тамара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев