Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен балалары өчен «Айбагыр» этносменасы рәсми рәвештә ачылды

Яшел Үзән районының «Мирас-Наследие» лагерында «Айбагыр» этносменасы үз эшен башлады.

«Айбагыр» этносменасын ачу тантанасында «Мирас-Наследие» лагеры җитәкчесе Ирина Таһирова; фольклорчы, галим Геннадий Макаров; «Лето» республика үзәгенең методик бүлек җитәкчесе Елена Александрова; Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Амриддин Камолов; Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк бегечләре Илүзә Галиуллина, Павел Александров; «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев; республика керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе члены Юлия Дувалова һәм башкалар канашты.

«Татарстанның төрле районнарыннан җыелган талантлы балаларның монда ял итүенә без бик шат. Айбагыр чәчәге кебек үк, бу сменада ял итүчеләр яктылык, җылылык һәм яхшы энергия таратып торыйк. Күңелле, эчтәлекле яллар сезгә!», — дип теләде үзенең чыгышында «Мирас-Наследие» лагеры җитәкчесе.

Үз чиратында, Геннадий Макаров та «Айбагыр»га, һәрвакыт, балаларның иң талантлы, иң акыллы булганнары җыелуын искәртеп үтте.

«Бездә күпме балалар ял итте, алар барысы да үсеп яхшы кешеләр, зур белгечләр булды. Сез дә шулай булырсыз дип уйлыйм. Керәшеннәрнең йолалары, тарихы белән танышып, белем «багаж»ыгызны тагын да баетырсыз дип ышанам», — дип сөйләде ул.

«Айбагыр» этнолагереның төп максаты — балаларның керәшен дөньясына кагылышлы мәгълүматларын тагын да арттыру, үзебезнең йола-гадәтләр белән таныштыру.

Балалар әле кичә генә килгән булсалар да, «Айбагыр»ны ачу тантанасына инде керәшен җыруларын, биюләрен үз эченә алган бәйрәм концерты әзерләгәннәр.

Тукай районыннан килгән балалар һәм, шулай ук, «Айбагыр»дагы вожатый Николай белән, биредә ял итүче энесе Андрей Казанцев керәшен җыруларын башкардылар. 

Быел, Гаилә елы икәнен истә тотып, балаларның үз отрядларын да «Урсай», «Балдыз» һәм «Җанагай» дип атаганнар.

Лагерьдагы вожатый дәдәйләр һәм түтиләр дә бик сәләтле булып чыкты. Алар гитарада уйнап, лагерь турында җыр башкардылар.

Тантана, күмәкләшеп, «Безнең ил» керәшен гимнын башкару белән тәмамланды.

Быел «Айбагыр»да Татарстанның 9 районыннан, Казан, Яр Чаллы һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән 80 бала ял итә. Аларны «Айбагырда» берсеннән-берсе кызыклырак һәм күңеллерәк көннәр, бик күп файдалы мастер-класслар, онытылмас очрашулар көтә.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев