Керәшен авыллары исемнәренең килеп чыгышы
Хәбәрләр

Керәшен авыллары исемнәренең килеп чыгышы

Кама аръягының көньяк-көнчыгышында урнашкан керәшен авыллары исемнәренең этимологиясе.

Дүрт Мунча — Татарстанның Зәй районындагы авыл. Аның исеме ике компоненттан тора: "дүрт" һәм "мунча" сүзләреннән

.
Зирекле — Түбән Кама районына керә. Аның исеме "зирек" — агач исеменнән килеп чыккан диелә. Русчага "ольха" дип тәрҗемә ителә.


Кабан-Бастрык — Зәй районындагы торак пункт. Авылның исеме "кабан" зоологик терминга бәйле.

Куян — Татарстанның Минзәлә районындагы авыл. Аның исеме "куян" сүзеннән.

Түбән Чыршылы — Сарман районындагы торак пункт. Исем ике компоненттан тора, анда "Түбән" — урнашу урынын күрсәтә, ә "Чыршылы" — "чыршы" агач исеменә карый.

Көлкәмәр — Питрәч районындагы бу авылның исеме “көл” һәм “күмер” сүзләреннән ясалган дигән фаразлар бар.

Алина Кондратьева фотосы


Нет комментариев