Кемнәргә кыскартылган эш көне тиеш?
18 яшькә кадәрге гражданнар, I һәм II төркем инвалидлыклары булган россиялеләр, авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар кыскартылган эш көненә хокуклы. Бу хакта Думаның хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләр, шулай ук инвалидлар атнага 35 сәгатьтән дә артык, ә авыл җирендәге хатын — кызлар 36 сәгатьтән дә артык эшләмәскә тиеш.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, хезмәт шартлары зарарлы (III һәм IV дәрәҗә) яки куркыныч дип саналган хезмәткәрләр дә кыскартылган көнгә исәп тота ала. Алар атнага 36 сәгатьтән артык эшләмәскә тиеш.
Шулай ук Хезмәт кодексы кыскартылган көн буенча педагогларга, медикларга һәм башка категорияләргә эшләргә мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә РИА Новости.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев