Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казансу буенда керәшеннәр борынгы йола үткәрделәр

Йолалар тыелган заманнарда, әбиләр аны качып башкара торган булган

19 август көнне Казансу буенда керәшен халкының кызларны алма суы белән коендыру йоласын искә алдылар. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

«Йола буенча кызларны гади су белән түгел, алма пешкән су белән коендыралар. Шушы суда коенганнан соң, кызлар, чыннан да, матураеп, нурланып китә. „Тәнең таза-сау булсын“, — дип теләргә кирәк. Бу үсмер кызларны күз тиюдән саклый торган булган», — диде бәйрәмне оештыручы, керәшен активисты Аграфена Васильева.

«Бу — борынгыдан килгән традиция. Йолалар тыелган заманнарда, әбиләр аны качып башкара торган булган. Өлкәннәр мичтә ашлар, тәмле коймаклар, алма бәлешләре пешергән. Керәшен халкының шушы матур йоласы югалмасын, онытылмасын иде. Шуңа да быел үткәрергә булдым. Киләсе буынга үзебезнең матур гореф-гадәтләребезне тапшырырга кирәк», — диде Аграфена Васильева.

Йоланы башкарганнан соң, бәйрәмгә килүчеләр коймак, яшелчә, җиләк-җимешләр белән сыйланды. Бәйрәм керәшен халкының җырлары белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев