26 июньнән октябрь азагына кадәр “Azur Air” авиакомпаниясе самолетлары Казаннан Төркиянең Анталия шәһәренә очачаклар
“Казан” халыкара аэропортының матбугат хезмәтендәгеләр хәбәр итүенчә, ике ил арасында бер атнага өч рейс ясалачак.
Бу – җәйге ялларын чит илләрдә үткәрергә ияләнгән кешеләр өчен менә дигән яңалык. Шулай ук, Төркиядәге туганнары янына барырга яки аларны үзләренә кунакка чакырырга җыенучылар да әлеге хәбәргә шатланмый калмас.
Фото: unplash.com
Нет комментариев